搜索
热搜: music
门户 Culture Language view content

Эстония

2015-7-19 23:21| view publisher: amanda| views: 4357| wiki(57883.com) 0 : 0

description: Эстония (эст. Eesti), рәсми атамасы Эсто́ния Җөмһүрияте (эст. Eesti Vabariik) — Аурупада урнашкан дәүләт.Аурупа берлеген ...
Эстония (эст. Eesti), рәсми атамасы Эсто́ния Җөмһүрияте (эст. Eesti Vabariik) — Аурупада урнашкан дәүләт.

Аурупа берлегенә керә.

География

Эстония Аурупаның төньяк-көнчыгышта урнаша. Төньяктан Фин култыгы, көнбатыштан Балтыйк диңгезе һәм Рига култыгы белән юыла. Көньякта Латвия, көнчыгышта Русия белән чиктәш. Яр буе сызыгының озынлыгы — 3794 км.[6] Эстония составына 1521 утрау керә, аларның арасында иң зурлары — Сааремаа (2673 км²), Хийумаа (1023,26 км²), Муху (206 км²), Вормси (93 км²), Кихну (16,4 км²). Эстония территориясе буйлап 7000 елга ага, алардан 423 елганың озынлыгы 1 километрдан артык.
Тарих

Б.э.к. 3 меңьеллыкта Эстония территориясендә фин-угыр кабиләләре яшәгән. Б.э.к 2 меңьеллык уртасында бакырдан, 1 меңьеллык уртасында исә тимердән әсбаплар эшләнгән. Шул дәвердә Балтыйк буе фин кабиләләрнең (эстлар вә ливлар) оешуы башланды. 2 меңьеллык башында сәүдә мәркәзләре, гаваньнар (Таллин, Тарту) пәйда булганнар.

Борынгы кабиләләрнең территориаль оешмасы һәм аларның берлеге барлыкка килгән. Эстон халкы шәкелләнә башлаган. 1030—1061 елларда Эстониянең көньяк-көнчыгыш өлеше Киев Русеннән бәйлелектә булган. 13 гасырдан башлап алманнар, соңрак даниялеләр агрессиясе нәтиҗәсендә Эстониядә дәүләт фомалашу процессы туктап калган. 13 гасырның икенче яртысы — 16 гасырның арасында алман тәречеләре тарафыннан басып алынган. 1558 елның гыйнварда Русия Ливон сугышын башлап җибәрде. Урыс гаскәрләреннән җиңелгән Ливон ордены таркалып киткән. 1572—1577 елларда Русия Эстониянең барча өлешен (Таллин һәм утраулардан башка) басып алды, әмма Речь Посполита һәм Швеция гаскәрләренең каршы һөҗүме (1580—1581) нәтиҗәсендә Төньяк Эстония (Эстляндия) Швециягә, Көньяк Эстония Реч Посполитага үтте, Сааремаа утравы Даниягә калды. Швеция белән Реч Посполита арасындагы сугышлар (1600—1611, 1617—1629) нәтиҗәсендә 1625 елга килеп Швеция Эстониянең барча кыйтга өлешен басып алды. 1645 ел Сааремаа утравы дә Швециягә үтте. 1656—1658 елларда Русия — Швеция сугышлары нәтиҗәсендә Көнчыгыш Эстония Русиягә кушып алынган, ләкин 1661 ел сугышыннан әүвәлге чик кире кайтарган. Швециягә караган Балтыйк буе Эстляндия (Төньяк Эстония) вә Лифляндия (Көньяк Эстония һәм Төньяк Латвия) губернияләренә бүленгән.

Төньяк сугыш (1700—1721) нәтиҗәсендә Эстониянең барча өлеше Русиягә кушып алынган. Бу 1721 елгы Ништадт солых шартнамәсе белән рәсми рәвештә расланган.

1918 елның 24 февральда Эстония мөстәкыйльлеге игълан ителгән. Азат итү сугышы барышында Эстония бәйсезлеккә ирешкән. 1920 елның 2 февральдә Совет Русиясе һәм Эстония үзара тану турында солых шартнамәсен төзегәннәр. 1934 елның мартта давлат түнтәрелеше гамәлгә ашырылган һәм диктатура урнаштырылган, парламент таратып җибәрелгән. 1935 елдан барча сәяси фиркаләр эшчәнлегет тыелган. 1940 елның июльдә Эстония территорриясенә совет гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның 21 июльдә Эстон ССР-ы төзелгән. 1940 елның 6 августта ССРБ тәркибенә кушылган һәм эстоннарның бер өлеше депортацияләнгән. 1941 елның декабрендә алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынган; 1944 елда азат ителгән. 1988 елның 1—2 декабрьдә Эстония халык фронты төзлгән; ул үз алдына Эстония бәйсезлеген торгызу максатын куйган. 1990 елның 8 майда Эстон ССР Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятен игълан иткән. 1991 елның 20 августта Эстониянең Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятенең милли бәйсеәлеге турында кара кабул ителгән.
Административ-территориаль бүленеш

Эстония территориясе 15 өязгә (эст. maakond) бүленә; алар, үз чиратында, 241 җирле үзидарәгә бүленәләр.
Өяз гербы     Исем     Эстон исеме     ISO 3166-2 коды     Халык саны
(2012)[7],
кеше     Территория,
мең
км²     Халык тыгызлыгы,
чел./км²     Өяз үзәге
Valgamaa vapp.svg     Валгамаа     Valga maakond     EE-82     33728     2,044     17,0     Валга
Viljandimaa vapp.svg     Вильяндимаа     Viljandi maakond     EE-84     55054     3,422     16,5     Вильянди
Võrumaa vapp.svg     Вырумаа     Võru maakond     EE-86     37387     2,305     16,7     Выру
Ida-Virumaa vapp.svg     Ида-Вирумаа     Ida-Viru maakond     EE-44     166548     3,364     51,4     Йыһви
Jõgevamaa vapp.svg     Йыгевамаа     Jõgeva maakond     EE-49     36406     2,604     14,3     Йыгева
Lääne-Virumaa vapp.svg     Ләәне-Вирумаа     Lääne-Viru maakond     EE-59     66701     3,465     19,1     Раквере
Läänemaa vapp.svg     Ләәнемаа     Lääne maakond     EE-57     27187     2,383     11,7     Һаапсалу
Põlvamaa vapp.svg     Пылвамаа     Põlva maakond     EE-65     30692     2,165     14,5     Пылва
Et-Pärnu maakond-coa.svg     Пәрнумаа     Pärnu maakond     EE-67     88137     4,807     18,5     Пярну
Raplamaa vapp.svg     Рапламаа     Rapla maakond     EE-70     36587     2,980     12,4     Рапла
Saaremaa vapp.svg     Сааремаа     Saare maakond     EE-74     34527     2,922     12,0     Курессааре
Tartumaa vapp.svg     Тартумаа     Tartu maakond     EE-78     150900     2,993     49,8     Тарту
Et-Harju maakond-coa.svg     Һарьюмаа     Harju maakond     EE-37     529898     4,333     120,3     Таллин
Hiiumaa vapp.svg     Һийумаа     Hiiu maakond     EE-39     9984     1,023     10,0     Кәрдла
Et-Järva maakond-coa.svg     Йәрвамаа     Järva maakond     EE-51     35926     2,623     14,5     Пайде
Икътисад

Эстония — индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта сәнәгать 29,9%, авыл хуҗалыгы 3,9%, хезмәт күрсәтү тармагы 66,4% тәшкил иткән.[8] 2012 елгы хәле буенча, экспорт буенча төп партнерлар — Швеция (16.8%), Финляндия (15.3%), Русия (12.7%), Латвия (9.2%), Литва (5.7%), Алмания (4.8%).[9] Төп экспорт маддәләре — машина һәм җиһазлар (29%), агач вә агачтан эшләнгән әйберләр (13%), металлар (10%), азык продуктлары (8%), тукыма әйберләре (5%).

Импорт буенча төп партнерлар — Финляндия (15.1%), Алмания (10.7%), Швеция (10.7%), Латвия (10.0%), Литва (9.0%), Польша (6.6%), Кытай (4.4%), Русия (4.1%) (2012).[10]

Икътисадта сланец һәм фосфорит казып алу мөһим урын тота.

Транспортның төп төрләре — тимер юл һәм автомобиль транспорты. Тимер юллар озынлыгы якынча 1 200 км, автомобиль юллары озынлыгы 57 565 км, шул исәптә каты өслекле юллар 12 926 км. Төп диңгез портлары — Таллин, Mууга, Палдиски, Kунда, Пәрну һәм Силламәэ.
Дәүләт корылышы

Эстония — парламент җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1992 елның 3 июльдә көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Дәүләт шурасы тарафыннан яшерен тавыш бирү юл белән 5 ел мөддәткә сайлана. Бер-бер артлы ике мөддәткә генә сайлануы мөмкин. Канун чыгаручы хакимиятне бер пулатлы парламент — Дәүләт шурасы, ягъни [1] (эст. Riigikogu), башкаручы хакимиятне баш вәзир җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра.
Тышкы сәясәт

2004 елның 1 маеннан Эстония Аурупа берлеге, ә 2011 елның 1 гыйнварыннан Еврозона әгъзасы булып тора. Шулай итеп, Эстония гомумаурупа базарына һәм Шенген фәзасына интеграцияләнгән элекке ССРБ өч җөмһүриятләрдән берсе һәм шулай ук постсовет дәүләтләрдән иң беренче еврога күчкән дәүләт булып тора.

Аурупа берлегендә әгъзалыгы АБ норматив актларның эчке дәүләт хокукый нормалардан өстенлекне күздә тота (дәүләтнең актлары АБ актларга каршы килгән очракта хокукый акты гомумберлек нормалар гамәлдә кала[11]).

2004 елның 29 марттан Эстония НАТО әгъзасы булып тора. НАТОның Гыйрактагы һәм Әфганстандагы миссияләрдә катнаша.

Шуннан тыш, Эстония Аурупа шурасы (1993 елдан),[12]. БМО, ИХҮО, ЕИХО һәм БСО оешмаларның тулы хокуклы вәкиле.

About us|Jobs|Help|Disclaimer|Advertising services|Contact us|Sign in|Website map|Search|

GMT+8, 2015-9-11 20:12 , Processed in 0.158943 second(s), 16 queries .

57883.com service for you! X3.1

返回顶部